Институтыбыз хезмәткәре — «Татар теле — халкым теле» конкурсында

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә «Сәләт-Батыр» базасында II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурсы һәм семинары узды.

Чарада Татарстан һәм Чуашстан районнарыннан татар телендә төрле фәннәрне укытучы мөгаллимнәр катнашты. Катнашучыларның эшләре педагогика һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белгечләр тарафыннан бәяләнде.

Эксперт буларак Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының әйдәп баручы хезмәткәре Хакимов Булат чакырылды. Ул конкурс эшләренә бәя бирүдә актив катнашты, катнашучыларга методик ярдәм күрсәтте.

Семинар кысаларында методика һәм психология остаханәләре, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади чаралар оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International