II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурсында Гамәли семиотика институты хезмәткәре Хакимов Булат эксперт буларак катнашты.
Бүгенге көндә телне саклап калу аның цифрлы мохиттә булуын таләп итә. 21 февраль, Халыкара туган тел көнендә, ТР ФА Гамәли семиотика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов татар теленең лингвистик цифрлы ресурслары хакында сөйли. Лекциядә республикада булдырылган заманча инструментлар һәм аларның әһәмияте яктыртыла.
Мәгариф системасын үстерүдә мөһим казанышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан күренекле галим, безнең остазыбыз Җәүдәт Сөләйманов югары дәүләт бүләгенә — «Дуслык» орденына лаек булды.
Казан федераль университетының фәнни-йомгаклау конференциясендә «Интеллект. Тел. Компьютер» дип аталган секция узды. Чарада татар телен саклау һәм үстерү өчен заманча AI-чишелешләре, зур тел модельләрен өйрәтү һәм машина тәрҗемәсе мәсьәләләре каралды.
2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм фән үсешенә керткән зур өлеше өчен физика-математика фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белән бүләкләнде
Хакатон машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышланды. Интеллектуаль ярыш AIRI институты һәм Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан уздырылды. Датасет Гамәли семиотика институты галимнәре ярдәме белән төзелде.
Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре ТР Фәннәр академиясе делегациясе составында Үзбәкстан Республикасында фәнни һәм мәдәни чараларда катнашты. Алар Бердах исемендәге Каракалпак дәүләт университетында каракалпак теле һәм әдәбияты бүлегенең 90 еллыгына багышланды һәм төрки мәдәни мирасны саклау, цифрлы лингвистика өлкәсендә фәнни хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим этап булды.
Институт директоры Ринат Гыйльмуллин 19-21 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә узган 10 нчы AI Journey (Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт) халыкара конференциясендә катнашты.
2025 елның 19 ноябрендә Кызылорд шәһәрендә (Казахстан) Россия халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты һәм Коркыт Ата исемендәге Кызылорда университеты оештырган фәнни-гамәли семинар узды. «Цифрлы киңлектә татар теленә ярдәм итү» темасына доклад белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры урынбасары Гатиатуллин Айрат Рафиз улы чыгыш ясады.
21–25 октябрь Казан федераль университетында VI Казан халыкара лингвистик саммиты (KILS 2025) уза. Аның төп чарасы – «Хәзерге лингвистикадагы проблемалар һәм тенденцияләр» дип аталган фәнни конференция. «Компьютер һәм корпус лингвистикасы» секциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә катнашты.