«Рус / төрки телләрне укытуда,тикшерүдә, популярлаштыруда этномәдәни перспективалар» темасына фәнни-гамәли семинар

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 19 ноябрендә Кызылорд шәһәрендә (Казахстан) Россия халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты һәм Коркыт Ата исемендәге Кызылорда университеты оештырган фәнни-гамәли семинар узды. 

 Семинарның максатлары:

 1. Казах-рус икетеллелеге динамикасын һәм аның социомәдәни тиңдәшлеккә йогынтысын өйрәнү. 

 2. Рус һәм төрки телләрнең һәм мәдәниятләрнең үзара бәйләнешен ассызыклап, аларны укыту һәм тикшерүнең заманча методикалары турында фикер алышу. 

 3. Казахстанда һәм Үзәк Азиядә күптелле белем бирүнең актуаль проблемаларын һәм стратегиясен карау. 

 4. Төрки һәм славян телләрен укыту һәм тикшерү өлкәсендә мәгариф һәм фәнни учреждениеләр арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итү.

Анда славян, төрки һәм фин-угор телләрен укыту өлкәсендә эшләүче мөгаллимнәр, галимнәр һәм тикшеренүчеләр чакырылган иде. 

 Семинарда лингвистика һәм телләрне цифрлаштыру өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясады. 

 «Цифрлы киңлектә татар теленә ярдәм итү» темасына доклад белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры урынбасары Гатиатуллин Айрат Рафиз улы чыгыш ясады. Аның чыгышы хәзерге заман цифрлы технологияләре ярдәмендә төрки телләрне саклау һәм үстерү буенча актуаль мәсьәләләргә һәм гамәли проектларга багышланган иде. 

 Семинар һөнәри диалог, тәҗрибә уртаклашу, лингвистикада һәм мәгариф тармагында яңа алымнар булдыру өчен мөһим мәйданчык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International