Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Үзбәкстан Республикасында фәнни һәм мәдәни чараларда катнашты

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре ТР Фәннәр академиясе делегациясе составында Үзбәкстан Республикасында фәнни һәм мәдәни чараларда катнашты. Алар Бердах исемендәге Каракалпак дәүләт университетында каракалпак теле һәм әдәбияты бүлегенең 90 еллыгына багышланды һәм төрки мәдәни мирасны саклау, цифрлы лингвистика өлкәсендә фәнни хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим этап булды. 

Эш берничә юнәлештә алып барылды:

 · Каракалпак дәүләт университетында үткән конференциянең секция утырышларында делегация әгъзалары - институт директоры Ринат Гыйльмуллин һәм аның урынбасары Айрат Гатиатуллин хезмәттәшләрен актуаль фәнни докладлар, шулай ук институтның тикшеренү юнәлешләре, төрки телләрне компьютер белән эшкәртү өлкәсендәге актуаль фәнни проблемалар белән таныштырдылар. 

 · Шулай ук Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Каракалпак бүлеге җитәкчелеге белән очрашуда институт эшчәнлеге тәкъдим ителде, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру юллары турында фикер алышу булды. 

 · Халыкара эшчәнлек буенча проректор Райма Ширинова белән очрашуда ике яклы элемтәләрне тирәнәйтү буенча алдагы адымнар билгеләнде. Цифрлы лингвистика буенча фәнни-белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга аерым басым ясалды. 

· Үзбәкстан Милли университетына визиты кысаларында Айрат Гатиатуллин “Компьютер лингвистикасы” юнәлеше буенча белем алучы студентлар һәм яшь тикшеренүчеләр өчен махсус лекция үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International