Институт галимнәре Казан халыкара лингвистик саммитында үзләренең эшләрен тәкъдим итте

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

21–25 октябрь Казан федераль университетында VI Казан халыкара лингвистик саммиты (KILS 2025) уза. Аның төп чарасы – «Хәзерге лингвистикадагы проблемалар һәм тенденцияләр» дип аталган фәнни конференция.

«Компьютер һәм корпус лингвистикасы» секциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә катнашты. Алар «Белем графлары нигезендә татар теле корпусын семантик аннотацияләү», «Татар телендәге текстларны классификацияләү модельләрен аңлатмалы ясалма интеллект ысуллары белән аңлату», «Рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә җөмләләрдә сүз тәртибе (машина тәрҗемәсе нәтиҗәләре нигезендә)», «Статистик мәгълүмат нигезендә татар теленең кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү» темаларына чыгышлар ясады.


Институт галимнәренең мондый дәрәҗәле форумда катнашуы Гамәли семиотика институтының компьютер лингвистикасы өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итәргә, шулай ук Россия һәм чит ил белгечләре белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Башкарылган тикшеренүләр татар теле өчен заманча ресурслар һәм технологияләр үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International