ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 9-11 октябрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасының яшь галимнәр мәктәбе уңышлы узды. Мәктәп эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты аспиранты Хәмидуллин Мансур  катнашты. 


22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

17-21 сентябрь көннәрендә Истанбулда «Turklang – 2025» төрки телләрне компьютерда  эшкәртү технологияләре буенча халыкара конференциясе узды. 

ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре форумда катнашты һәм татар телен компьютер белән эшкәртү өлкәсендәге тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 6 доклад тәкъдим итте. «Белем графлары базасында «Туган Тел» электрон корпусының семантик аннотациясе» мәкаләсе конференциядә иң яхшысы дип танылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International