Институтыбыз аспиранты Татарстан Республикасының яшь галимнәр мәктәбендә катнашты

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

2025 елның 9-11 октябрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасының яшь галимнәр мәктәбе уңышлы узды. Мәктәп эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты аспиранты Хәмидуллин Мансур Рафаэль улы катнашты. 

 Әлеге өч көнлек интенсив программада лекцияләр, мастер-класслар һәм әйдәп баручы экспертлар белән дискуссияләр каралган иде. Мәктәп кысаларында фәнни җәмәгатьчелек өчен иң актуаль темалар яктыртылды: фәнни мәкаләләр әзерләү һәм бастырып чыгару кагыйдәләре, фәнни кадрларны аттестацияләүдә заманча тенденцияләр һ.б. Катнашучыларда дисциплинаара хезмәттәшлеккә багышланган сессияләр аеруча зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International