ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре язмасы Истанбулда конференциядә иң яхшысы дип танылды

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

17-21 сентябрь көннәрендә Истанбулда «Turklang – 2025» төрки телләрне компьютерда  эшкәртү технологияләре буенча халыкара конференциясе узды. Быел ул «UBMK – 2025» компьютер фәннәре һәм инжиниринг буенча халыкара конференция кысаларында оештырылган иде. Форумга егермедән артык илдән 500дән артык галим җыелды.

 ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре форумда катнашты һәм татар телен компьютер белән эшкәртү өлкәсендәге тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 6 доклад тәкъдим итте. 

«Белем графлары базасында «Туган Тел» электрон корпусының семантик аннотациясе» мәкаләсе конференциядә иң яхшысы дип танылды. 

Төрки телләргә һәм заманча технологияләргә багышланган «Turklang» конференциясе узган ел Казанда узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International