ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм фән үсешенә керткән зур өлеше өчен физика-математика фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белән бүләкләнде


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Хакатон машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышланды. Интеллектуаль ярыш AIRI институты һәм Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан уздырылды. Датасет Гамәли семиотика институты галимнәре ярдәме белән төзелде.


3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре ТР Фәннәр академиясе делегациясе составында Үзбәкстан Республикасында фәнни һәм мәдәни чараларда катнашты. Алар Бердах исемендәге Каракалпак дәүләт университетында каракалпак теле һәм әдәбияты бүлегенең 90 еллыгына багышланды һәм төрки мәдәни мирасны саклау, цифрлы лингвистика өлкәсендә фәнни хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим этап булды. 


24
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Институт директоры Ринат Гыйльмуллин 19-21 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә узган 10 нчы AI Journey (Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт) халыкара конференциясендә катнашты. 


20
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 19 ноябрендә Кызылорд шәһәрендә (Казахстан) Россия халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты һәм Коркыт Ата исемендәге Кызылорда университеты оештырган фәнни-гамәли семинар узды. «Цифрлы киңлектә татар теленә ярдәм итү» темасына доклад белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры урынбасары Гатиатуллин Айрат Рафиз улы чыгыш ясады.


23
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

21–25 октябрь Казан федераль университетында VI Казан халыкара лингвистик саммиты (KILS 2025) уза. Аның төп чарасы – «Хәзерге лингвистикадагы проблемалар һәм тенденцияләр» дип аталган фәнни конференция. «Компьютер һәм корпус лингвистикасы» секциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә катнашты. 


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 9-11 октябрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасының яшь галимнәр мәктәбе уңышлы узды. Мәктәп эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты аспиранты Хәмидуллин Мансур  катнашты. 


22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

17-21 сентябрь көннәрендә Истанбулда «Turklang – 2025» төрки телләрне компьютерда  эшкәртү технологияләре буенча халыкара конференциясе узды. 

ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре форумда катнашты һәм татар телен компьютер белән эшкәртү өлкәсендәге тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 6 доклад тәкъдим итте. «Белем графлары базасында «Туган Тел» электрон корпусының семантик аннотациясе» мәкаләсе конференциядә иң яхшысы дип танылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International